Алтынчы заезда Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә Гумерова А.М. тарафыннан, ял итүче өлкәннәребез белән күңелле чаралар үткәрелеп бара.
Подрядчы оешма ҖЧҖ "ПМК-159" тарафыннан "Югары Симет урта мәктәбен ремонтлау" объекты буенча ремонт эшләре башкарыла. Хәзерге вакытта фасадны тимер сайдинг белән тышлау эшләре бара.
Мичән авыл җирлегендә халыкка хезмәт күрсәтү, төрле чараларда катнашу буенча максатчан эш алып барыла.
4 апрель көнне Иске Мичән мәдәният йортында үткән "Ел гаиләсе-2019" зона смотр-конкурсы узды. Яңа Мичән авылыннан Мубараковлар һәм Аскаровлар , Керәнне авылыннан Сафиннар гаиләләре чыгыш ясады
9 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты спорт залында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәр ир-ат командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының чираттагы ярышлары булып узды. ” Мичән” командасы ”Эзмә” командасына каршы уйнап,2:0 исәбенә җиңү яулады.
10нчы апрель көнне Казанче Бигәнәй авылында “Әдәби манзара”-әдәби кунакханә булып үтте.
10нче апрель көнне Югары Шытсу авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Әдәби манзара"-әдәби кунакханә уздырды.
6-7 нче апрель көннәрендә Самара шәхәрендә “МИРАС” I нче Халакара балалар- яшүсмерләр hәм өлкәннәр фестивале-конкурсы узды. Әлеге конкурста Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Самара, Ульян, Ырынбур өлкәләреннән , Краснодар,Төркмәнстан hәм Кытайдан килүчеләр катнашты.
“Наз” халык уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Харрасов Р.С.)- II дәрәҗә Лауреаты, Олыяздан Әхмәтов Гөмәр hәм Габизов Илсаф (соло курай)- II дәрәҗә Лауреаты, Габизов Илсаф (соло баян)- III дәрәҗә Лауреаты булды.
ҖЧ "Игенче" оешмасының машина-трактор паркында авыл хуҗалыгы тракторларына һәм трактор арбаларына техник карау уздырылды.
Чисталык икеайлыгы кысаларында Югары Шытсу авылында юл кырыеннан чүп җыю эше башкарылды.
Россия Президентының указы нигезендә 2019 ел театр елы дип игълан ителде, аның максаты –илнең иң яхшы театр традицияләрен, казанышларын саклап калу һәм популярлаштыру, театр эшен оештыруны камилләштерү, театр белеменә игътибарны җәлеп итү. 10 апрель көнне Иске Мичән авыл мәдәният йортында Ш. Биктимеровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган "Әлдермештән Әлмәндәр" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балалар Ш. Биктимеровның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Театр һәм кинода башкарылган рольләр исемлеге һәм артистның бүләкләре исемлеге укылды.
8 апрель көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә һәм мәктәп белән берлектә Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы белән очрашу уздырдылар