ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2019 ел
җомга

          11 апрель көнне Район китапханәсе каршында эшләп килүче “Өлкәннәр” клубы өчен “Туган авылым Чиратнай” дип исемләнгән яңа китапка презентация үткәрелде.

11 апрель көнне “Сөембикә” клубының чираттагы утырышы узды . М

Кошлар атнасын дәвам итеп, 8 апрель көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен «Кошларны белэсезме? " дип исемләнгән презентация күрсәтелде.


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Буген , 11 апрель көнне, Саба туган якны өйрәнү музеенда  “Әллүки”балалар бакчасында тәрбияләнүче уртанчылар  һәм кечкенәләр группасы   тәрбиячеләре Корбанова Нурия апалары һәм Абубакирова  Раилә апалары белән кунакта булдылар.Алар “Әбиемнең серле сандыгы” дип аталган чарада катнаштылар.Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәре турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру ─ хәзерге буынның төп вазифасы. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда милли үзаң тәрбияләү безнен Саба районында  балалар бакчасыннан ук башлана.

        6 апрель конне  Явлаштау авыл җирлеге үзечшәннәре    Олыяз авылында зур концерт белән чыгыш ясадылар.   Концерт программасы кызыклы итеп тозелгән иде. Олыяз авылы тамашачылары  чыгышларны җылы кабул иттеләр, колделәр, моңландылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында барлык теләүчеләрне ГТО нормативларын үтәргә чакырабыз.

  Бу хакта 8 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә узган киңәшмәдә әйтелде.  Очрашуның темасы Татарстан Республикасы хуҗалыкларында сугаруда азык культуралары игүнең нәтиҗәлелеген арттыру иде. Киңәшмәдә шулай ук министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов, «Татмелиоводхоз» идарәсе ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин, Казан дәүләт аграр университеты профессоры Фаик Софиоллин, хуҗалыклар вәкилләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.

  Марс Хисмәтуллин Татарстан Республикасында мелиорация программасын гамәлгә ашыру йомгаклары һәм сугарулы игенчелекне алга таба үстерү перспективалары турында сөйләде. Үзенең докладында ул 2018 елда 3,4 мең гектар сугарулы җир төзелүен һәм реконструкцияләнүен, 35 гидротехник корылма һәм буалар ремонтлануын, аларда 89 млн.куб. м су туплануын билгеләп үтте.

    Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елның беренче кварталында терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясаганда хәбәр иттеләр. Чара министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды. Киңәшмәдә шулай ук муниципаль районнарда терлекчелек буенча консультантлар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча Баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ белгечләре, кайбер авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

    Нәҗип Хаҗипов үз чыгышында сөт һәм ит җитештерү мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте. Сөт җитештерү-авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен шактый финанс чыганагы һәм бу мәсьәлә Министрлык тарафыннан даими контрольдә тотыла. 

    Авыл хуҗалыгы оешмалары агымдагы елның гыйнвар аенда 317 мең тоннадан артык сөт (узган елга карата 103%) һәм 98,7 мең тонна ит (2018 елга карата 102%) җитештергән. Сөт җитештерү буенча Әлмәт, Балтач, Буа, Түбән Кама, Кукмара һәм Тукай районнары алда бара.

    2019 елның 29 апрелендә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан халык өчен телефон " кайнар линия» ачылачак.

    Тулы мәгълүмат алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре ярдәм итәчәк.

2019 елның 19 апрелендә Хокукый ярдәм күрсәтү максаты белән гражданнарның сәламәтлеген саклауга һәм медицина ярдәменә хокукларын саклауны тәэмин итү өчен халык өчен телефон " кайнар линия» ачылачак.

Тулы мәгълүмат алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәм итәчәк 

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды тарафыннан оештырылган пациент хокуклары буенча акция уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International