«Кошларны белэсезме? " дип исемләнгән презентация

2019 елның 12 апреле, җомга

«Кошларны белэсезме? " дип исемләнгән презентация

Без кошлар турында нәрсә беләбез –алар беренче чиратта безнең дусларыбыз. Икенче яктан карасак, алар безнең тормышыбызда бик күп файда китерәләр. Кошлар ярдәмендә бакчаларда зарарлы бөҗәкләр күпкә азая.

Һәр кош үз яшәү мөхитен булдыра, бер төрле кошлар яшәү мөхите итеп куаклыкларны алсалар, башкалары сазлык һәм күл буйларын, елга ярларын үз итәләр. Табигатьтә кошлар саны шулкадәр күп, һәр төрне күзәтү кызык. Кошлар безнең дусларыбыз, алардан башка табигатьтә бер ямь дә булмас иде. Кошлар агачларның, үсемлекләрнең санитарлары. Күп кенә зарарлы боҗәкләр алар ярдәмендә юк ителә. Ләкин күп кенә кошлар күчмә яшәү рәвешен алып баралар, көзен кайберләре җылы якларга юл алалар, кошларны саклап аларга ярдәм итеп яшәргә кирәк, ә алардан табыш ясамаска һәм үтермәскә кирәк.

Кошлар атнасын дәвам итеп, 8 апрель көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен «Кошларны белэсезме? " дип исемләнгән презентация күрсәтелде."Презентация барышында балалар туган якларында кышлаучы кошларны белделәр һәм аларны кыш көне яшәеш тормышларын тасвирладылар. Аннан соң балалар көз көне кышлау өчен җылы якларга китеп, нәсел үрчетү өчен язын кире туган якларынаәйләнеп кайтучы кошларны таныдылар алар турында һәрберсе үзенең фикерен сөйләде. Без бу чарада бөтен кешенең дә яраткан кошлары булуын белдек, аларны балалар ел буе күзәтәләр һәм теләсә нинди вакытта  аларны танып, алар турында сөйли алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International