11 апрель көнне Район китапханәсе каршында эшләп килүче “Өлкәннәр” клубы өчен “Туган авылым Чиратнай” дип исемләнгән яңа китапка презентация үткәрелде. Китапның авторы Арикеев Мансур Гыйльметдин улы китапны язу тарихын һәм эчтәлеген тәфсилләп сөйләде, тамашачыларның сорауларына җавапларын бирде. Шулай ук очрашуда авылларны саклап калуга игътибарны арттыру; балаларда, оныкларда туган җиргә карата мәхәббәт уяту, дини дөрес тәрбия бирү, һ.б. темалар яктыртылды. Очрашу өлкәннәребезнең күңеленә хуш килде, күтәренке рухта үтте.