10нче апрель көнне Югары Шытсу авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Әдәби манзара"-әдәби кунакханә уздырды. Әлеге чараның төп максаты - халыкны китап укуга җәлеп итү. Әдәби кунакханә барышында төрле татар әдипләренең әсәрләреннән өзекләр укылып, әсәрләр кыскача сәхнәләштерелеп, җыр белән үрелеп барды. Чарада Саба ҮКСы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы, китапханәчеләр, "Сөембикә" клуб берләшмәсе дә катнашты. Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы чара ахырында үз фикерләрен җиткерде, катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.