“Әдәби манзара”

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

10нчы апрель көнне Казанче Бигәнәй авылында “Әдәби манзара”-әдәби кунакханә булып үтте. Кунакханә татар китабына,татар язучыларының туган җиргә,туган туфрагына  багышлап язылган әдәби әсәрләренә нигезләнеп алып барылды. Чарада  катнашучылар:  Сәрия Магсумова , Гузәл Юмаева Һәм Рәфисә Гайнуллиналар тәкъдим ителгән китапларга бик матур  анализ ясадылар.  Бигәнәй мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Мизгел” халык театры китаплардан өзекләр тәкъдим итте.                                                                                                 Әдәби әсәрләр турында бергәләп фикер алышырга Саба ҮКСы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы,китапханәчеләр, "Сөембикә"клуб берләшмәсе әгъзалары,шигъри күңелле якташыбыз Миңнегөл апа Манихова да килгәннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International