Мичән авыл җирлегендә үткәрелгән чаралар

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Мичән авыл җирлегендә халыкка хезмәт күрсәтү, төрле чараларда катнашу буенча максатчан эш алып барыла.

4 апрель көнне Иске Мичән мәдәният йортында үткән "Ел  гаиләсе-2019" зона смотр-конкурсы узды.  Яңа Мичән  авылыннан Мубараковлар һәм Аскаровлар , Керәнне авылыннан Сафиннар  гаиләләре чыгыш ясады.

9 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты спорт залында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәр ир-ат командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының чираттагы  ярышлары булып узды. ” Мичән” командасы ”Эзмә” командасына каршы уйнап,2:0 исәбенә җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International