Министрлык «2017 – 2020 елларга Татарстан Республикасында яңа эш башлаучы фермерларга» ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга заявкалар кабул итү башлану турында игълан итә.
Югары Симет урта мәктәбендә ремонт эшләре бара. Югары Симет авыл җирлеге.
Иске Икшермә авыл җирлегенең ирләр командасы волейбол буенча зона ярышларында (Байлар Сабасы зонасы) уңышлы чыгыш ясый. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
2019 елның 9 апрелендә "Саба РҮХ" ДАССОның сырхауханә белгечләре тарафыннан "Стационар учреждениеләрдә булган ятим балалар һәм авыр тормыш хәлендә булган балалар диспансеризациясен үткәрү турында» РФ ССМ боерыгы кысаларында Югары Утар балалар интернат йорты балаларын тикшереп чыктылар.
«Инвестхолдингстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте үз эшчәнлеген 2007 елдан башкара. Төп эшчәнлеге: биналар, йортлар төзү һәм аларга капиталь ремонт ясау. 2018 елның җитештерелгән продукция күләме 94674 мең сум тәшкил иткән.
Саба муниципаль районында ветераннарның һәм пенсионерларның тормышындагы әһәмиятле даталары белән котлау күркәм традициягә әверелде. 7 апрель көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортынада яшәүче Уразова Наилә Шамсетдин кызына 90 яшь тулды. Әлеге истәлекле дата белән аны Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы, Саба муниципаль районы авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин Азат Хурмат улы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы социаль яклау идәрәсе начальнигы Хуҗин Марсель Мәгъфур улы котлады.
8 апрель көнне Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең, «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен, «Яз килә» дип исемләнгән яшь скрипкачыларның концерты узды.
8 нче апрель көнне “Сабантуй” мәдәни-спорт комплексында бильярд уеннары буенча чираттагы очрашу булып узды.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Шәмәрдән авыл җирлеге территориясендә кардан арындыру эшлэре бара.