ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Саба районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс үткәрелде. Комиссия составында авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хасаншин, авыл хуҗалыгы министрлыгының инженер техник тәэмин ителеш бүлеге башлыгы урынбасары Ильнар Габбасов, авыл хуҗалыгы министрлыгының игенчелек бүлегенең агулау һәм орлыклар буенча сектор башлыгы Ренат Нугманов, авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү маркетинг бүлеге начальнигв Раиф Харисов, игенчелек буенча консультант Ринат Нигаметзянов, ФГУ "Россельхозцентр"ның Саба бүлеге начальнигы Васил Кабиров, Гостехнадзорның Саба районы буенча бүлек начальнигы Рустем Харисов. Алар районның 8 хуҗалыгын тикшереп чыкты.

Белгечләр техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген, хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлүен һәм үсемчелек тармагындагы барлык чараларның үтәлүен бәяләделәр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урында ООО «Игенче», икенче урында ООО «Курсабаш», өченче урында ООО “Симет” хуҗалыклары.

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль  хезмәткәрләре  өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез  белән берлектә ял вакытларын күңелле уздыралар. Социаль хезмәткәр Әскәрова Гөлләрия үз карамагындагы өлкәннәребез белән Байлар Сабасы шәһәр тибындагы театрга сәяхәт оештырды, ә Галиәхметова Ләйсән үзенең хезмәт күрсәтә торган өлкәнебез Рәхмәтуллина Рузалия белән Шәмәрдән мәдәният йорты оештырган концертны карадылар.   Нурмиева Эльвира, Шакирҗанова Венера үз карамагындагы өлкәннәребез белән бергәләп  азык – төлек кибетләрендә йөрделәр. Шулай ук социаль һәм медицина хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларны үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү яки карау өчен хастаханәгә озата баралар.

9 апрель көнне "Игенче” җәмгыятендә Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында, хуҗалыкның язгы -кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде.

3 апрель көнне Олы Нырты мәдәният йортында үткән "Ел  гаиләсе-2019" зона смотр-конкурсы узды. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

8 апреля в 9 классе  МБОУ “Большешинарская СОШ” имени А.А.Ахунзянова Сабинского района был проведен классный час на тему “Кто ты по профессию? Какое образование? Твое будущее?”.

Саба муниципаль районының социаль яклау бүлегендә чираттагы ведомствоара социаль тернәкләндерү консилиумының утырышы узды. Утырышта ведомства әгъзалары гаиләләрнең шәхси тернәкләндерү планының үтәлешен карадылар, гаиләләр белән эшләү буенча нәтиҗәләр ясалды, исәптә торучы гаиләләрнең торак-көнкүреш шартлары турында фикер алыштылар. Профилактика системасы субъектларының социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшчәнлегенә анализ ясалды.

6 апрель көнне Олы Кибәче авыл җирлеге үзешчәннәре Сәрдә авыл клубында “Хорлар бәйгесе” конкурс-фестивалендә чыгыш ясап кайттылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Саба районынын Тимершык авыл җирлегендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республикакүләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Шундый тагын бер йорт төзелеше төгәлләнеп килә. Капка-коймасы, мунчасы булган, мебель белән җиһазландырылган чираттагы йорт укытучылар гаиләсенә дип әзерләнә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Олы Арташ авылынды яшь белгечләр өчен арендалы торак йортлар сафка басты.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Законсыз рәвештәге ялган аракы сатучылар белән көрәштә халык та актив катнаша ала. Татарстанның “Халык контроле” системасына теркәлеп, легаль булмаган һәм контрафактлы исерткеч эчемлекләр сатылу очраклары хакында хәбәр итүчеләрне акчалата бүләкләү мөмкинлеге каралган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International