2019 ел - һөнәрләр елы!

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

9 нчы апрель көнне Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбенең  9 сыйныфларда "Һөнәрең кем? Белемең нинди? Синең киләчәк?" дигән исем астында тәрбия сәгате үткәрелде. Сорауларга җавап табу максаты белән, укучылар сыйныф җитәкчесе Алия Рафаэлевна белән берлектә Олы Шыңар авыл җирлегенә сәяхәт кылдылар. Җирлек башлыгы Гарипов А.Г., сәркатибе Нәбиуллина Д.Х.; шулай ук Кече Шыңар мәдәният йорты мөдире Садыкова Ф.Х., бүлек җитәкчесе Рәбгетдинова Г.Ә., китапханәче Садыкова Ф.Ф. белән кызыклы әңгәмә, очрашу оештырылды. Эшчәнлек, белем, һөнәр һәм кеше мөмкинлекләрен ачыкладылар. Сәяхәт бик уңышлы булды, чөнки укучыларга файдалы киңәшләр бирелде, үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җавап ала алдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International