ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2019 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган төрле чаралар оештырыла.   Бөек, истәлекле вакыйганы балалар күңелендә үтемле итеп сеңдереп калдыру, өлкән буын вәкилләренә, аларның сугышчан батырлыкларына соклану, горурлану һәм дә кайгыртылу хисләре тәрбияләү максатыннан Шәмәрдән лицее укучылар арасында  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган рәсем конкурсы утте.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Олыяз мәдәният йорты "Чәчкә" балалар бакчасы белән берлектә,  “Георгий лентасы” акциясе кысаларында сугыш ветераннары чардуганнарына җиңү билгесе “Георгий ленталары” бәйләде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

“Балаларга сугыш турында укыйбыз”акциясе кысаларында Иләбәр,Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсе “Умырзая” балалар бакчасы коллективы белән берлектә  тематик сәгать уздырды.Балаларга язучыларыбызның сугыш темасына язылган әсәрләре кычкырып укылды.Авылыбызның тыл ветераннарына багышлап төзелгән тематик альбомы тәкъдим ителде.Чарада катнашучылар “Җиңү язы яши йөрәкләрдә” дигән исем астында  төзелгән күргәзмәдәге китаплар белән дә таныштылар.

6 май көнне Шекше,пүкәл,Туктар авыл китапханәсе “Балаларга сугыш турында укыйбыз” Халыкара акциясендә катнашты. Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханәче Александр Шумилинның “Ванька-Ротный” дигән хикәясен укыды. Бу хикәядә сүз Бөек Ватан сугышы укчы офицерының авыр сугыш көннәре турында  бара . Балалар сугыш турында сөйләгәнне дулкынланып тыңладылар, чөнки әдәбият тарихи буыннар алмашына ярдәм итә торган төп чыганакларның берсе булып кала.

    Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү, хезмәт күрсәтү, төрле чараларда катнашу буенча максатчан эш алып барыла. Көек авылында республика программасына нигезләнеп яңа күпер төзү эше  дәвам итә. Бүгенгесе көндә күпердән машиналар хәрәкәте ачылып, җәяүлеләр өчен тротуар төзү, яр буйларына таш түшәү эшләре алып барыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

     Радио көнендә, элемтәнең барлык тармаклары хезмәткәрләре бәйрәме , мөһим вакыйгалар турында оператив рәвештә хәбәр итәргә өлгерүче кешене котларга ашыгабыз. Бүген тормышыбызны телефон, радио, телеграф, интернеттан башка күз алдына да китереп булмый. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле элемтәчеләр, тәэмин итү өчен тотрыклы эшләвен тәэмин итү чаралары коммуникацияләр! Сезгә иминлек һәм күңел күтәренкелеге, һичшиксез, сезнең шундый рәхмәтле һәм кирәкле хезмәтегез җимешләрен китерүегезне телим. Чөнки мәгълүмат дөньяны алга этәрә һәм миллионнарның йөрәкләрен берләштерә.

Тэги: Бәйрәм белән!

Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары "Җырлы-моңлы балачак" исемле программа белән әти-әниләр һәм авылдашлары каршында чыгыш ясадылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

" Балаларга сугыш турында укыйбыз" акциясе кысаларында Олы Нырты авыл китапханәчесе " Миләшкәй" балалар бакчасы коллективы белән берлектә тематик сәгать уздырылды. Язучыларнын М. Җәлилнең " Кызыл ромашкалар", В. Быковның " Һәйкәл", Дети-Герои Великой Отечественной Войны", әсәрләре  кычкырып укылды , авылыбызның тыл һәм сугыш  ветераннарына  багышлап  ясалган тематик альбом  тәкьдим ителде.
 


6
май, 2019 ел
дүшәмбе

6 май көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре "күршеләр көне"дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр. Чара барышында күңелле конкурслар, уеннар оештырылды. Аниматорлар балаларны күңел ачтылар һәм барлык кунакларны каршы алдылар.

5 майда Икшермә кадет интернат-мәктәбе базасында Республикакүләм ракетомодель ярышлары узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International