Шәмәрдән авыл җирлегендә Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган төрле чаралар оештырыла. Бөек, истәлекле вакыйганы балалар күңелендә үтемле итеп сеңдереп калдыру, өлкән буын вәкилләренә, аларның сугышчан батырлыкларына соклану, горурлану һәм дә кайгыртылу хисләре тәрбияләү максатыннан Шәмәрдән лицее укучылар арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган рәсем конкурсы утте.