6 май көнне Шекше,пүкәл,Туктар авыл китапханәсе “Балаларга сугыш турында укыйбыз” Халыкара акциясендә катнашты. Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханәче Александр Шумилинның “Ванька-Ротный” дигән хикәясен укыды. Бу хикәядә сүз Бөек Ватан сугышы укчы офицерының авыр сугыш көннәре турында бара . Балалар сугыш турында сөйләгәнне дулкынланып тыңладылар, чөнки әдәбият тарихи буыннар алмашына ярдәм итә торган төп чыганакларның берсе булып кала.