ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2019 ел
дүшәмбе

30 апрельдән 2 май  көннәрендә Екатеринбург шәһәрендә  Г.А.Речкалов  истәлегенә  яшьүсмерләр арасында Россиякүләм бадминтон ярышлары булып узды.

6 май көнне Мингәр авыл китапханәчесе Загирова Л. М. «Балаларга сугыш турында укыйбыз – 2019» Х Халыкара Акциясендә катнашу максатыннан «Балаларга сугыш турында "дип исемләнгән күргәзмә оештырды һәм «Балалар – Бөек Ватан сугышы Геройлары» китабыннан, А. С. Әхмәтнең «Солдат балалары»," Л. Кассильнең “Рассказ об отсутствующем”  хикәяләрен , халкыбызның Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында һәм тылда күрсәткән батырлыкларын чагылдырган әсәрләрне кычкырып уку үткәрелде. Күргәзмәдән китаплар бирелде.

   Татарстанда 6 майга сабан чәчүе 812,5 мең га башкарылган, бу фаразга карата 47% тәшкил итә.

   "Быел сабан культураларын 1 млн. 742 мең га мәйданда чәчү планлаштырыла, шул ук вакытта сабан культуралары 971,6 мең га чәчәчәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.

   6 майга республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 554,4 мең га мәйданда чәчелгән, бу фаразга карата 57% тәшкил итә, шул исәптән бодай – 154,6 мең га (44%), арпа – 309,8 мең га (75%), борчак – 40,9 мең га (63%), солы – 43,8 (69%).

6 май көнне Саба җирле бүлекчәсе Яшь гвардиячеләре, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципаль районы буенча Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе белән берлектә, Байлар Сабасының үзәк мәйданында “Георгий тасмасы” акциясе үткәрделәр. Барлыгы 150 дән артык тасма таратылды.

Олыяз мәдәниият йорты Эзмә урта мәктәбе белән берлектә, "Тыл ветеранына открытка" котлау акциясенә кушылып, авылыбыз тыл ветераннарын, өлкәннәрне якынлашып килуче Җиңү көне белән котлады hәм бәйрәмгә чакыру кәгазе тапшырды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

4 нче май көнне Пүкәл авыл клубында "Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы "Ягымлы яз" дип исемләнгән иҗат-отчет концерты белән чыгыш ясады.

 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

1 май көнне Югары Симет авыл җирлегендә зиратларны корыган агачлардан, куаклардан чистарту буенча өмә булып узды. Югары Симет авыл җирлеге.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

4май көнне Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Әллүки” балалар бакчасында театр елына багышланган чара уздырдылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

    1895 елның 7 маенда (иске стиль буенча 25 апрель) Россия физигы Александр Попов физика-химия җәмгыяте утырышында үзе җыйган элементар кабул итү бүлмәсенә молния разрядыннан электромагнит тирбәнүләрен юкка чыгарып теркәүне күрсәтте. Беренче тапкыр бу дата 1925 елда СССРда тантаналы рәвештә билгеләп үтелә, ә 1945 елдан ел саен бәйрәм ителә.

   2019 нчы елның 07 нче майда 14.00 сәгатьтә Саба муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Балкыш” дәүләт автоном учреҗдениесендә әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләргә  хокукый ярдәм күрсәтү  максатыннан Бердәм кабул итү көне үткәрелде. Чарада район прокуратурасы, суд приставы, социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International