4нче май көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре укучы балаларны “Җиңүле яз!” акциясенә алып чыкты. Әлеге чара барышында Алан-Елга һәм Шекше авылларында яшәүче тыл ветераннарына ТР Президенты Р.Н. Миңнехановның Бөек Җиңү көне белән тәбрикләү открыткалары һәм балалар кулы белән әзерләнгән бүләкләр тапшырылды. Әлеге акция инде берничә ел рәттән оештырыла, өлкәннәр балаларның килүен ел саен көтеп ала, алар истәлекләре белән уртаклаша һәм сугыш афәтенең башкача кабатланмавын тели.
Бөек Җиңүнең 74 еллыгы якынлашкан көннәрдә, Байлар Сабасының З.Йосыпов урамында урнашкан тыл хезмәтчәннәре батырлыгы хөрмәтенә куелган һәйкәлне төзекләндерү эшләре башкарыла. Эшне “Деловой Альянс” җәмгыяте башкара.
Татарстанда көзге культуралар вәзгыятенә бәйле рәвештә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2 майда тиешле күрсәтмәгә кул куйды.
Документта болай дип әйтелә, федераль һәм республика законнары нигезендә гадәттән тыш хәл режимы «имин булмаган һава торышы аркасында көзге авыл хуҗалыгы культураларының һәлак булуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән азык-төлек иминлегенә куркыныч янауны бетерү максатларында кертелә».
Әлеге режим республиканың 43 муниципаль районы территориясендә аерым күрсәтмә бирелгәнчегә кадәр кертелде. Районнар башлыклары һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү буенча чаралар күрергә тиеш.
Искәртеп узабыз, Татарстанда көзге культуралар 120 мең гектардан артык мәйданда һәлак булган, гомумән алганда, чәчүлекләрнең яртысыннан артыгы җитди зыян күргән. Моннан килгән акчалата зыян күләме 1,5 млрд сум тәшкил итә.
3 май көнне Кече Шыңар мәдәният йортында Олы Шыңар авыл җирлегенә кергән оешмалар белән берлектә ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан “Җырлы еллар, озын юллар аша, туган якка кайтып барышым” дип аталган бәйрәм концерты булды.
Саба шәһәренең 3 нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасында педагоглар өчен «Билингваль белем бирүнең заманча методларын куллану аша ФГОС шартларында белем бирүнең сыйфатын арттыру» темасына республика семинары узды.
4 май көнне Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә"Татарстан минем Республикам"дигән чара үткәрделәр.Чараның максаты: балаларга Ватан, Туган ягыбызның нәрсә икәнен күзаллау бирү. Татарстан Республикасы символикасы белән таныштыру. Табигать байлыклары турында сөйләү. Туган якка, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, аңа сакчыл караш тәрбияләү.
Чара барышында Ватан, Татарстан Республикасы турында сүзнең әһәмияте турында сөйләнелде. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагының һәм гербының иллюстрацияләре күрсәтелде. Шулай ук Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Президентларының портретлары һәм Татарстан Республикасы картасы.
Тәрбияче Башарова Рүзилә балалар белән "Яшь янгын сүндерүчеләр"дигән темага чара үткәрде. Чараның максаты-балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында мәгълүмат бирү, коткаручылар һөнәренә кызыксыну уяту. Балалар бик игътибар белән тыңладылар һәм барлык сорауларга да зур кызыксыну белән җавап бирделәр.
Бөек Җиңү көне- иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе. Быелгы яз безгэ Жиңунең 74 еллыгын алып килде. Сугыш көннэре елдан - ел артта кала. Ләкин гомер алга барган саен ул көннәрнең батырлыгы безне ныграк сокландыра, халыкнын батырлыгына таң калабыз. 5 май көнне Йосыф- Алан авыл клубында Юлбат авыл мәдәният йорты, Юлбат авыл китапханәсе белән берлектә “Без Сезне онытмыйбыз, без Сезнең белән горурланабыз..”дип исемләнгән бәйрәм - очрашу үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан концерт программасы тәкъдим ителде, “Сугыш көйдергән балачак” темасына китап күргәзмәсе куелды. Очрашуда тыл ветераны, сугыш чоры балалары катнашты.
4 май көнне Тенеки авыл клубында Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә “Яшәү - басу кичү түгел” дип исемләнгән сугыш чоры балалары белән очрашу кичәсе булып үтте.
5 май көнне Горки-Әмәт урманында «Паркларда һәм скверларда Җиңү музыкасы» Бөтенроссия тынлы оркестрлар фестивале узды. Проект Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган иде. Әлеге фестиваль Казанда дүртенче тапкыр уза, анда гадәттәгечә бөтен Татарстаннан оркестрлар катнаша. Быел да бәйрәм программасында Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалының Фәтхуллин Айдар Альберт улы җитәкчелегендәге балалар тынлы оркестры катнашты.