Саба 3 нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасында педагоглар өчен " билингваль белем бирүнең заманча методларын куллану аша ФГОС шартларында белем бирүнең сыйфатын арттыру «темасына республика семинары узды

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Саба шәһәренең 3 нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасында педагоглар өчен «Билингваль белем бирүнең заманча методларын куллану аша ФГОС шартларында белем бирүнең сыйфатын арттыру» темасына республика семинары узды.

Семинар эшендә Саба, Арча, Балтач, Теләче районнары һәм Казан шәһәре тәрбиячеләре катнашты. Кунаклар дидактик уеннар күргәзмәсе белән таныштылар, Гарипова Л. М. һәм Миңнеханова Д. А. әзерләгән белем бирү эшчәнлеген карадылар, тәрбиячеләр Шәмсетдинова Л. М. һәм Низамиева Ф. С. җитәкчелегендә урта төркем балалары белән

«Ата – бабаларыбызның уеннары-безнең киләчәгебез!» темасына әбиләр белән берлектә әзерләнгән чара карап уздылар.

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ата - аналар белән берлектә «Театр-туган телгә мәхәббәт тәрбияләү факторы»дигән театральләштерелгән чара күрсәттеләр.

Чара ахырында өлкән тәрбияче Заһидуллина Л. Х. «Билингваль белем бирүнең заманча методларын куллану» темасына доклад белән чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы доценты Латыйпова Р. И. мәктәпкәчә белем бирү системасында сыйфатны бәяләүнең эчке системасы буенча коллективның эшчәнлегенә анализ ясады.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International