4май көнне Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Әллүки” балалар бакчасында театр елына багышланган чара уздырдылар. Балалар – куян, аю, бүре, бака, төлке рольләренә кереп Л.Леронның “Урмандагы тамаша” пьесасыннан өзекләр уйнадылар, китапханәче балаларны төсле, матур китаплар аша татар һәм рус халык әкият геройлары белән таныштырды.