Билгеле булганча, 2019 елның 1 февраленнән нотариат өлкәсендәге яңалыклар үз көченә керде, аларның күбесе электрон теркәү белән бәйле. Мондый үзгәрешләр нәтиҗәсендә, электрон хезмәттәшлек җайга салынды, ул милекчеләргә, Росреестрга мөрәҗәгать итеп, кыска вакыт эчендә күчемсез милек объектларына хокукны теркәргә мөмкинлек бирә. Нотариуслар мондый хезмәт күрсәтүне элек тә күрсәткәннәр, әмма аны өстәмә сыйфатында башкарганнар.
159 нчы механикалаштырылган күчмә колонна» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте йортлар төзелеше, металл әйберләр җитештеру һәм гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә. 2019 елнын 1 кварталанда башкарылган эшләрнең күләме 18854 мең сум тәшкил иткән.
9 май көнне Шәмәрдән бистәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды.
Тимершык авыл җирлеге территориясенә ООО “Саба”ның Тимершык бригадасы, ООО “Болгар”, ООО “Көек” җәмгыятьләренең иген басулары керә. Бүгенгесе көндә “Тимершык” бригадасының 3300 га гомуми чәчүлек мәйданнары бар. Шуның 1719 гектарына бөртеклеләр чәчелеп, язгы кыр эшләре барышы 87 % тәшкил итә. Алда кукуруз чәчү, бәрәңге утырту эшләре бар. “Болгар” җәмгыятендә язгы кыр эшләренең 90 % төгәлләнеп, алда карабодай культурасы чәчү калып бара. “Көек” җәмгыяте ашлама кертүне төгәлләп, бөртекле культуралар чәчүне дәвам итә.
8 майда Олы Кибәче авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг булып узды. Ветераннарны бәйрәм белән районнан Габтерахманов Д.Р. котлады. Сугышта һәлак булган һәм исән сау кайтып вафат булган ветераннар хөрмәтенә веноклар куелды.
Язлы Арташ авыл клубында Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәм концерты
Арташ авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан оештырылган митинг
“Экояз – 2019” акциясе кысаларында Эзмә урта мәктәбендә актив эш алып барылды.
13 майда Лесхоз бистәсендә «Нарат» спорт комплексы хезмәткәрләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшырдылар.
Шекше авылында яшәүче Махмутов Рашат хуҗалыгында Шекше авыл җирлеге белән берлектә янгын сүндерү техникасы сафка бастырылды. Су сыйдырышлыгы 3,2 тонна.