“Экояз – 2019” акциясе кысаларында Эзмә урта мәктәбендә актив эш алып барылды. Күмәк өмә ясалып, мәктәп территориясе җыештырылды. Авыллардагы чишмә буйлары тәртипкә китерелде. Мәктәп территориясен яшелләндерү максатыннан, агач һәм куаклар утыртылды. Шулай ук мәктәп күләмендә макулатура җыеп, табигатьне саклауга да өлешебезне керттек. Әлеге чараларда һәркем теләп катнашты.