12 май көнне Йосыф-Алан мәдәният йортында, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә, 2019 елның 4 аенда терлекчелек эше йомгаклары һәм язгы кыр эшләренең барышы турында семинар-киңәшмә узды. Чарада Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, район ветеринария хезмәте җитәкчесе, орлык инспекциясе җитәкчесе һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашты.
2019 нчы елның 8 нче маенда Байлар Сабасы шәһәр җирлеге бистәсендә Сабинка елгасы янындагы һәм агачлар арасында бүленгән территорияләр буенча чистарту оештырылды. Барлык бюджет оешмалары, предприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләр үз көчләрен керттеләр.
Саба елгасында өмә
УГМС Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча Республика территориясендә 2019 елның 14 мае көне
Татарстан урыны белән көчле температуралы эсселек саклана һава + 34 гр.кадәр. Республика территориясендә фаразланучы метеорологик шартлар исәпкә алып
Татарстан табигый янгыннарның килеп чыгу ихтималы арта.
13 май көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе мөдире Зарипова И. Х. «Читайка» китап укучылар клубы әгъзалары - 4в сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Хөснетдинова Р. Р.) өчен «Туган якны яратабыз» дип аталган туган якны өйрәнү сәгате үткәрде.
Китапханә мөдире балаларга Шәмәрдән тарихы, Австриядән килгән хәрби әсирләрнең вокзал төзелешендә катнашулары, беренче мәктәп, клуб, китапханә ачылуы һ.б. турында сөйләде. Шулай ук балалар игътибарына Шәмәрдәннең иске һәм яңа фотосурәтләреннән төзелгән презентация тәкъдим ителде.
8 нче май көнне Юлбат мәдәният йорты каршында батырлар истәлегенә куелган һәйкәл янында “Батырлар даны мәңгелек”, дип исемләнгән митинг үтте. Авыл мулласы чыгышыннан соң, җирлек башлыгы Шәмсиев Т.Р., район вәкиле Галиуллин А.М., мәктәп директоры Хаҗиев И.И., сугыш чоры балалары исеменнән Галиев Н.Т., мәктәп укучылары, барлык тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга Җиңү көненә бер тапкыр бирелә торган түләүне гамәлгә ашыра
8 май көнне Миңгәр авыл клубында китапханәче һәм башлангыч мәктәп белән берлектә Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан “Йөрәкләрдә әле дә сыкрый тирән яра” дип исемләнгән бәйрәм митинг - концерты оештырылды. Бәйрәм белән котларга Саба муниципаль районының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗин Марсель Мәгъфур улы һәм Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев Айдар Хәнифулла улы килделәр. Концерт вакытында балалар, клуб мөдире һәм китапханәче башкаруында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Барлык концерт номерлары да алкышлар белән үрелеп барды. Концерттан соң барыбыз бергә обелискка чәчәкләр һәм веноклар куйдык.
Пүкәл авыл клубы мөдире, китапханәче hәм укучы балалар "Георгиевская ленточка" акциясенә кушылып сугыш ветераннары чардуганнарына җиңү билгесе “Георгий ленталары” бәйләде, бэйрэмгэ стенгазета чыгарды.