Туган якны яратабыз» дип аталган туган якны өйрәнү сәгате

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

13 май көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе мөдире Зарипова И. Х. «Читайка» китап укучылар клубы әгъзалары - 4в сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Хөснетдинова Р. Р.) өчен «Туган якны яратабыз» дип аталган туган якны өйрәнү сәгате үткәрде.

Китапханә мөдире балаларга Шәмәрдән тарихы, Австриядән килгән хәрби әсирләрнең вокзал төзелешендә катнашулары, беренче мәктәп, клуб, китапханә ачылуы һ.б. турында сөйләде. Шулай ук балалар игътибарына Шәмәрдәннең иске һәм яңа фотосурәтләреннән төзелгән презентация тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International