31 декабрь көнне Түбән Шытсу һәм Югары Шытсу авылы мәдәният йортында бал-маскарад булып узды. Мәдәният хезмәткәрләре авылның актив кешеләре белән кызыклы һәм бай эчтәлекле программа әзерләгәннәр. Яңа ел конкурслары, күңелле уеннар күп булды. Җиңүчеләрне призлар көтте. Күңелле музыка, яхшы кәеф, Кыш Бабай һәм Кар кызы котлавы барлык катнашучыларга ел буена җитәрлек дәрт һәм энергия бирде. Кичә Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды. Яңа 2026 нчы ел котлы булсын!