Пүкәл авыл клубы мөдире, китапханәче hәм укучы балалар "Георгиевская ленточка" акциясенә кушылып сугыш ветераннары чардуганнарына җиңү билгесе “Георгий ленталары” бәйләде, бэйрэмгэ стенгазета чыгарды.
Яз. Май. Һәм безнең һәрберебез өчен иң кадерле, бөек бәйрәм-Җиңү көне. Күп еллар эчендә балаларны Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориалга алып бару, чәчәкләр салу һәм сугыштан кайтмаганнарны бер минутлык тынлык белән искә алу традициягә әверелде. Безненен бурычыбыз: тарихны гасырлар һәм буыннарда саклап калырга ярдәм итү. Безнен очен гомерлэрен, яшьлеклэрен кызганмаган бабаларыбыз, эбилэребезне онытмыйк!
2019 елның 11-12 май көннәрендә Казан шәһәренең В. И. Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында талантлы укучыларны һәм укытучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, балалар һәм яшүсмерләр иҗатын кызыксындыру һәм бүләкләү, яшьләрнең мәдәни потенциалын саклау һәм үстерү, башкару осталыгын һәм сәхнә мәдәниятен арттыру өчен гамәлгә куелган «талант " сәнгать өлкәсендә Халыкара премия тапшырылды.
12 май көнне Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчән артистлар катнашында "Мәхәббәт, кәҗә һәм хорлар көрәше" дип исемләнгән театральләштерелгән - иҗат концерты оештырдылар. Бу көнне зал язгы кәеф атмосферасы, елмаюлар, тамашачыларның шатлыгы белән тулы иде. Җыр - шигырьләрнең тирән мәгънәсен чагылдырган матур, дәртле биюләр күңелләргә хуш килде. Һәр чыгыш көчле алкышлар белән үрелеп барды.
2019 елның 12 маенда Байлар Сабасының "Аргамак" картодромында «KZ2», «Ротакс Макс» классларында картинг буенча ТР 13 нче шәхси чемпионатының-2 нче этабы; «Мини», «Супер-Мини», «Ротакс Макс-Юниор» классларында Татарстан Республикасының 13 нче Шәхси Беренчелеге-2 нче этабы; ФАМС академиясе «Микро» классында – 2 нче этабы. «Стриж», «Пилот», «Минск-125» классларында Казан шәһәренең 34 нче шәхси-команда ачык чемпионаты; «Восход» классында ТР 20 нче шәхси кубогы-картинг буенча 1 нче этабы». ябылу тантанасы узды.
2019 елның 11 маенда Байлар Сабасының "Аргамак" картодромында картинг буенча ярышлар башланып китте
11 май көнне Яшел Үзән шәһәрендә "Зөбәрҗәтле шәһәр" III Бөтенроссия балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Бу көнне ул нәфис сүз, театр сәнгате һәм вокал сәнгате номинацияләре буенча үтте. Саба балалар сәнгать мәктәбе солистлары һәм ансамбльләре, укытучысы Давлиева Г. Р. (шул исәптән үзе дә) ярышларда катнашып, призлы урыннар белән бүләкләнде.
10 май көнне район мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык - Саба 2019 " гала - концерты булып узды. Әлеге чарада районның мәгариф учреждениеләре укучылары катнашты. Шулай ук кунаклар - Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы, "Созвездие - Йолдызлык" иҗади сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәге» дәүләт учреждениесе директоры Туманов Дмитрий Александрович, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Хашимова Нурия Миннәхмәт кызы да чакырылган иде.
2019 елның 8 нче май көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүчеләр дәресләрдән соң, К.Мишә авылындагы Бөек Ватын сугышы һәйкәленә чәчәкләр салырга бардылар.