ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2019 ел
якшәмбе

2019 елның 12 маенда Байлар Сабасының "Аргамак" картодромында «KZ2», «Ротакс Макс» классларында картинг буенча ТР 13 нче шәхси чемпионатының-2 нче этабы; «Мини», «Супер-Мини», «Ротакс Макс-Юниор» классларында Татарстан Республикасының 13 нче Шәхси Беренчелеге-2 нче этабы; ФАМС академиясе «Микро» классында – 2 нче этабы. «Стриж», «Пилот», «Минск-125» классларында Казан шәһәренең 34 нче шәхси-команда ачык чемпионаты; «Восход» классында ТР 20 нче шәхси кубогы-картинг буенча 1 нче этабы». ябылу тантанасы узды.

2019 елның 11 маенда Байлар Сабасының "Аргамак" картодромында картинг буенча ярышлар башланып китте


11
май, 2019 ел
шимбә

     11 май көнне Яшел Үзән шәһәрендә "Зөбәрҗәтле шәһәр" III Бөтенроссия балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Бу көнне ул нәфис сүз, театр сәнгате һәм вокал сәнгате номинацияләре буенча үтте. Саба балалар сәнгать мәктәбе солистлары һәм ансамбльләре, укытучысы Давлиева Г. Р. (шул исәптән үзе дә) ярышларда катнашып, призлы урыннар белән бүләкләнде.


10
май, 2019 ел
җомга

Хөрмәтле Саба районы халкы! «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында барлык теләүчеләрне ГТО нормативларын үтәргә чакырабыз.

    10 май көнне район мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык - Саба 2019 " гала - концерты булып узды.  Әлеге чарада районның мәгариф учреждениеләре укучылары катнашты. Шулай ук кунаклар - Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы, "Созвездие - Йолдызлык" иҗади сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәге» дәүләт учреждениесе директоры Туманов Дмитрий Александрович, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Хашимова Нурия Миннәхмәт кызы да чакырылган иде.

2019 елның 8 нче май көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүчеләр дәресләрдән соң,  К.Мишә авылындагы Бөек Ватын сугышы һәйкәленә чәчәкләр салырга бардылар.

8 май көнне Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче һәм Шекше төп мәктәбе коллективы белән берлектә “Дәхшәтле сугыш еллары геройлары” дип исемләнгән митинг-концерт оештырды. Әлеге чарага авыл халкы чакырылды. Район хакимияте вәкиле М.М. Багманов һәм Шекше авыл җирлеге башлыгы Р.Р. Хәйртдинов Бөек Җиңү көне белән тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Митингта сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган каһарманнар һәм Берлингача барып җитеп җиңү язын каршылаган ветераннарыбыз искә алынды, тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары хөрмәтләнде.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

8 май көнне, Лесхоз мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 74  еллыгына багышланган “Җиңү белән чәчәк атучы май” дип исемләнгән бәйрәм тантанасы узды. 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Мишә авыл җирлегендә  сугыш  һәм тыл ветераннарына котлау открыткалары һәм пакетлар тапшырылды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Мишә авыл җирлеге үзешчәннәре Мамалай авылы клубы сәхнәсендә «Яшьлегем эзләре” дип аталган театральләштерелгән иҗат – отчёт концерты куйдылар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International