2019 елның 11 маенда Байлар Сабасының "Аргамак" картодромында «KZ2», «Ротакс Макс» классларында картинг буенча ТР 13 нче шәхси чемпионатының-2 нче этабы; «Мини», «Супер-Мини», «Ротакс Макс-Юниор» классларында Татарстан Республикасының 13 нче Шәхси Беренчелеге-2 нче этабы; ФАМС академиясе «Микро» классында – 2 нче этабы. «Стриж», «Пилот», «Минск-125» классларында Казан шәһәренең 34 нче шәхси-команда ачык чемпионаты; «Восход» классында ТР 20 нче шәхси кубогы-картинг буенча 1 нче этабы старт алды.
Әлеге ярышларда Россиянең 7 субъектыннан һәм Татарстан Республикасының 16 муниципаль районыннан 224 спортчы катнаша.
Ачылу тантанасында мөхтәрәм кунаклар катнашты:
Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов; Саба районы буенча Россия эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге начальнигы урынбасары Илнур Дамир улы Насыйбуллин; узыш җитәкчесе СССРның спорт мастеры: Евгений Львович Шафранов; ТР автоспорт Федерациясенең техник директоры, КСК секретаре: Резедә Әнәс кызы Мортазина; ярышлар директоры: Ирек Рамазан улы Гарипов.