22 майда 8.10 сәгатьтә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең үзеннән-үзе көйләнә торган оешмалар өлкәсендә контроль (күзәтчелек) бүлеге башлыгы Гөлия Елесина " Исәнмесез!"ТНВ" телеканалында.
Татарстан Росреестры вәкиле турыдан-туры эфирда телевизор караучыларга нинди шартларда гражданин банкрот дип танылырга мөмкин, банкротлык процедурасын уздырганда бурычның бөтен суммасы яки бер өлеше генә түләнәчәк, дип аңлатачак.
Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, узган теле - һәм радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru «Матбугат хезмәте: «видеосюжетлар», «радиоэфиры», «ВК " социаль төркемпында (vk.com/rosreestr16), шулай ук Татарстан Росреестр каналында youtube.
2018 ел нәтиҗәләре буенча "Идел буе кадастр инженерлары Ассоциациясе" үзеннән-үзе көйләнә торган оешма әгъзаларының еллык гомуми җыелышы узды.
14 майдан 24 майга кадәр районның гомуми белем бирү оешмаларында «Интернет куркынычсызлыгы» темасына «Саннар дәресе» акциясе узачак.
Аны оештыручылар - «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге " ДБУ һәм сәүдә-сәнәгать палатасының эшмәкәрлекне үстерү һәм аңа ярдәм итү департаменты. Очрашу «Татарстан Республикасы эшмәкәрлегенең язгы атнасы - 2019 " бизнес-форумы кысаларында узды. Чарада авыл хуҗалыгы продукциясен сатучы интернет-мәйданчыкларны оештыручылар, кече хуҗалыклар, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперацияләре вәкилләре катнашты.
15 нче май конне Шәмәрдәндә тимер юл төзелүнең 100 еллыгына багышланган тантана узды. Шәмәрдәнлеләрне истәлекле юбилейлары белән котларга Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов , Горький тимер юлы начальнигының беренче урынбасары Александр Процкий килде. Чарада тимер юл алдынгыларына рәхмәт хатлары тапшырды.
Саба районы хуҗалыкларында бәрәңге утыртуга керештеләр. Беренчеләрдән булып «Саба» җәмгыятенең Мичән һәм Сатыш бүлекчәсе эшли башлады. Бүгенге көндә 120 га бәрәңге утыртылган, бу планнарның 60% ын тәшкил итә.
20нче май көнне Район мәдәният йортында Фән олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм “Ел укытучысы – 2019” бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы үтте.
Татарстан Росреестры Youtube каналында интервью урнаштырды, аның кысаларында Росреестр Идарәсенең үзеннән-үзе көйләнә торган оешмалар өлкәсендә контроль (күзәтчелек) бүлеге башлыгы Гөлия Елесина физик затларның банкротлык процедурасына бәйле мәсьәләләрне яктыртты.
“Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Иске Икшермә авылында урнашкан «Тургай» приютында Халыкара гаилә көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә катнаштылар. Белгечләр тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти- әниләре өчен конкурслар әзерләделәр: «Халык зирәклеге әйтә» - балалар ике төркемгә бүленеп гаилә турында мәкальләр чиштеләр, «Йөрәкне тапшыр» гаиләдә яңгыраган ягымлы, яхшы сүзләр әйттеләр, табышмаклар чиштеләр. Чара күңелле һәм кызыклы үтте. Һәр бала истәлекле бүләк белән бүләкләнде.
Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре тарафыннан "Язгы игелек атнасы" акциясе дәвам итә. Өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребезнең йорт яны территорияләрен, йорт эчендәге эшләрне башкару һәм ишегалды корылмаларын ремонтлау буенча эшләр кабатланып тора.