“Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Иске Икшермә авылында урнашкан «Тургай» приютында Халыкара гаилә көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә катнаштылар. Белгечләр тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти- әниләре өчен конкурслар әзерләделәр: «Халык зирәклеге әйтә» - балалар ике төркемгә бүленеп гаилә турында мәкальләр чиштеләр, «Йөрәкне тапшыр» гаиләдә яңгыраган ягымлы, яхшы сүзләр әйттеләр, табышмаклар чиштеләр. Чара күңелле һәм кызыклы үтте. Һәр бала истәлекле бүләк белән бүләкләнде.