Югары Симет авыл китапханәсендә пионерия туган көн уңаеннан “Пионерия узган юл” дип исемләнгән тарихи-патриотик сәгать уткәрелде. Югары Симет авыл җирлеге.
Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар арасында энергияле һәм яңа тәэсирлэр көтүче кешеләр күп, социаль туризм алар өчен гомерне озайтуның иң яхшы ысулларының берсе.
Бүген һәр пенсионер, инвалид туган як буйлап сәяхәт итә алмый. Социаль активлыкны һәм тормыш тонусын арттыру, сәламәтлекләрен ныгыту һәм аралашу даирәсен киңәйтү, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларның ялын оештыру максатыннан, Саба муниципаль районындагы "Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты” да 2015 елдан социаль хезмәт күрсәтүнең яңа формасы буларак «Социаль туризм» программасы гамәлгә ашырыла.
21 май көнне әлеге социаль технология кысаларында социаль эш буенча белгеч Вәлиева А. М. җитәкчелегендә Казан шәһәренә сәфәр оештырылды.
Лесхоз интернат-йортында тәрбияләнүчеләр Кремльдә, Казан күргәзмә үзәгендә тарихи паркта булдылар.
Агымдагы елның гыйнвар — март айларында Татарстан агросәнәгать комплексы продукциясен 36,8 млн. долларга экспортлаган. «Бу-2018 елның шул ук чоры күрсәткеченнән 1,4 млн долларга яки 4% ка күбрәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Дмитрий Яшин, республика агросәнәгать комплексы продукциясен экспорт күләмен ике тапкыр-2024 елга 360 млн долларга кадәр арттыруны күздә тоткан максатчан күрсәткечләр раслануы турында искә төшерде.
18-19 май көннәрендә Халыкара музейлар көне уңаеннан Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда «Музейлар төне – 2019» акциясе үткәрелде. Авыл халкында сакланган төрле көнкүреш әйберләре һәм инструментлар күргәзмәсе оештырылды. Көндезге сәгатьләрдә «минем динем – Ислам» дигән чара үткәрелде, анда Сатыш авылының элеккеге имамы Габделәхәт Шакир улы Шакиров укучыларга мәчет, Ислам халкының гореф-гадәтләре турында сөйләде. Кичке сәгатьләрдә Ислам мәдрәсәләре һәм бүгенге көндә яшәп килгән уку йортлары турында презентация һәм лекция оештырылган иде.
2019 елның 19 маенда Иске Икшермә авыл җирлеге территориясендә Лесхоз селекция-орлыкчылык үзәге агачлар утыртты.
18 май көнне район мәдәният йортында " Ел гаиләсе 2019» конкурсынын йомгаклау этабы булып узды. Сатыш авылыннан Мансуровлар гаиләсе катнашып, «Ин актив гаилә» исеменә лаек булды.
Балтачның ООО "МДСУ-1" хезмәткәрләре "ТР җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларында юл эшләре" программасы буенча Сатыш авылы Суворов урамында юл ремонтлыйлар. Ремонтланучы юлның озынлыгы-480 м.
Саба үзәкләштерелгән авыл клуб системасы белгечләре катнашында " МИР "телеканалының «Иван Усачев студиясе» телевизион компаниясенең «Чикләрсез мәхәббәт" документаль фильмын төшерү дәвам итә.
21 май көнне «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләре Казан шәһәренең «Әкият» курчак театрында бүләкләү тантанасында катнаштылар. Театр фойесында кунакларны клоуннар һәм әкият геройлары каршы алды.
Җиңүчеләр:
1 сыйныфлар арасында – Шамилов Рәмзил Илназ улы
2 сыйныфлар арасында – Шәймәрданова Алия Айнур кызы
3 сыйныфлар арасында – Гыйльфанова Ландыш Айнур кызы
4 сыйныф арасында – Минһаҗева Динә Айнур кызы.
Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
22 майда 8.10 сәгатьтә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең үзеннән-үзе көйләнә торган оешмалар өлкәсендә контроль (күзәтчелек) бүлеге башлыгы Гөлия Елесина " Исәнмесез!"ТНВ" телеканалында.
Татарстан Росреестры вәкиле турыдан-туры эфирда телевизор караучыларга нинди шартларда гражданин банкрот дип танылырга мөмкин, банкротлык процедурасын уздырганда бурычның бөтен суммасы яки бер өлеше генә түләнәчәк, дип аңлатачак.
Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, узган теле - һәм радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru «Матбугат хезмәте: «видеосюжетлар», «радиоэфиры», «ВК " социаль төркемпында (vk.com/rosreestr16), шулай ук Татарстан Росреестр каналында youtube.