Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Илнур Галиев гражданнардан кергән күп кенә сораулар буенча, күршесе үз территориясен яулап алган очракта, җир кишәрлекләре хуҗаларына ничек эшләргә, шулай ук җир законнарын бозучылардан ничек саклап калырга дигән киңәшләр бирә.
Татарстан студенты Игенчеләр сараенда WorldSkills Russia җиңүчесе булды "авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)" VII илкүләм чемпионатында җиңүчеләрне котлау булды.
Балалар иҗат үзәгенең еллык планы нигезендә, балаларның иҗтимагый оешмалары әгъзалары арасында дуслыкны ныгыту максатыннан, 2019 елның 22 маенда Язлы Арташ авыл җирлеге янындагы урман аланында пионерия көненә багышланган «Барабаны играют сбор-2019 " балалар иҗтимагый оешмалары әгъзаларының дуслык слет - фестивале узды.
"Игенче" җәмгыятендә басуларны чүп үләннәренә каршы гербицидлар белән эшкәртү бара.
21 май көнне Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Күңел моңнарыдай шигьрият” дип исемләнгән шигьрият сәгате үткәрде.
Илэбэр авылында яшәуче Хадиева Минбикә Гаптрахип кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Минбикә апа тыл ветераны. Юбилярга Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты житэкчесе М.Р.Каримов Президент котлавын тапшырды. Шулай ук дәүләт социаль ярдәм күрсәтү оешмасы җитәкчесе Р.Р.Равилин hәм Эзмә авыл җирлеге җитәкчесе А.Р.Шәйхетдинов котлап, бүләкләде.
22 май көнне Арташ мәдәният йортының ике басуы, Олы Арташ, Язла Арташ авыл клубында "Фирүзә" агитбригадасы белән басуларда "Сәләтче сөрләм җырләм "исеме астында концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
Саба районы Олы Шыңар авылында яшәүче Садыковлар гаиләсе үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, күп кенә смотр – конкурсларда чыгышлар ясадылар, «Иҗади гаилә» номинациясе җиңүчеләре.
17-19 май көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә 11 яшькә кадәр балалар арасында Россиякүләм бадминтон ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Татарстан Республикасыннан, Мәскәү, Ростов, Орлов, Чиләбе, Архангельск, Свердловск, Воронеж, Ярослав өлкәләреннән, Башкортостан, Удмурт Республикаларыннан барлыгы 130 спортчы көч сынашты.
Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең 484-п номерлы карары нигезендә мәгариф оешмаларында 2019 елның 14 маеннан 18 маена кадәр белем бирү оешмаларының 10 сыйныф укучылары (егетләр) белән уку-кыр сборлары узды.