Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең 484-п номерлы карары нигезендә мәгариф оешмаларында 2019 елның 14 маеннан 18 маена кадәр белем бирү оешмаларының 10 сыйныф укучылары (егетләр) белән уку-кыр сборлары узды. Анда катнашырга гомуми белем бирү оешмаларыннан һәм Саба аграр көллиятеннән 87 егет җәлеп ителде. 14,18 май көннәрендә сбор гомуми белем бирү оешмалары базасында узды.
15 майда катнашучылар Язлы Арташ авылы янындагы (12 нче квартал) урман читенә бардылар.
Өч көн дәвамында укучылар хәрби хезмәт нигезләре буенча практик, теоретик белемнәрен һәм күнекмәләрен ныгыттылар, физик культура буенча нормативлар тапшырдылар. Көн тәртибенә уку дәресләре, спорт-массакүләм һәм тәрбия эшләре кертелгән иде. Сборларның уку планына шулай ук Россия Федерациясе Кораллы Көчләре уставын, хәрби топография, сафта йорү, физик әзерлек, РХБЗ өйрәнү сәгатьләре дә кертелгән иде.
16 майда Казан югары танк училищесында АК-74 автоматыннан ату белән шөгельләнделәр.
Җыенны ябу 17 майда булды, анда Саба муниципаль районы Башлыгы Р. Н. Миңнеханов катнашты. Спорт ярышларында нәтиҗәле катнашканнары өчен егетләргә грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырды