Балалар иҗат үзәгенең еллык планы нигезендә, балаларның иҗтимагый оешмалары әгъзалары арасында дуслыкны ныгыту максатыннан, 2019 елның 22 маенда Язлы Арташ авыл җирлеге янындагы урман аланында пионерия көненә багышланган «Барабаны играют сбор-2019 " балалар иҗтимагый оешмалары әгъзаларының дуслык слет - фестивале узды.
Слет барышында район куләмендә оештырылган конкурста призлы урыннарны алган укучылар бүләкләнде. Шулай ук агымдагы уку елы нәтиҗәләре буенча район һәм республика чараларында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән укучылар, иң актив балалар иҗтимагый оешмалары, педагог-оештыручылар һәм “Кояшкай” балалар район думасы активистлары бүләкләнде.
Рәсми өлештән соң укучылар Квест уенда катнаштылар. Тантаналы чара учак янында пионер җырларын башкару һәм район балалар Думасы активистлары тарафыннан әзерләнгән флешмоб белән тәмамланды.