Олы Шыңар авылыннан Садыковлар гаиләсе " Гаилә-2019" конкурсында катнаштылар

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Саба районы Олы Шыңар авылында яшәүче Садыковлар гаиләсе:

Садыков Фәнәвил Мидхәт улы  - 1973 елның 26 ноябрендә туган, “Туган як” җәмгыятендә шофер булып эшли.

Садыкова Фәридә Хәйдәровна  - 1969 елның 8 маенда туган, Кече Шыңар авыл мәдәният йорты  мөдире.

Садыкова Фәнүзә Фәнәвилевна   - 1995 елның 11 октябрендә туган, Олы Шыңар авыл китапханәсе мөдире;

Садыков Фаяз Фәнәвилевич – 2000 елның 24 январендә туган, Арча педагогия көллияте студенты

       Гаилә үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, күп кенә смотр – конкурсларда чыгышлар ясады:

1997 ел,март -  Гаилә ансамбльләренең район смотры дипломанты

1999 ел, март – Гаилә ансамбльләренең район смотры лауреаты

1999 ел, апрель – Арчада узган зона смотры лауреаты.

2005 ел, март -  Гаилә иҗатының район фестивале “Крепка семья – крепка держава», лауреат.

2005 ел, 29 ноябрь – “Крепка семья – крепка держава” Республика фестиваленең Теләчедә узган зона смотры дипломанты

2005 ел, май – Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышланган “Салют победы”  халык иҗатының республика  фестивале лауреаты

2007 ел, 18 май -  Гаилә көненә багышланган “Мәхәббәт парлары”район смотр- конкурсы дипломанты, “Иң күркәм гаилә” исеменә лаек була.

2008 ел, 6 октябрь - Гаилә иҗаты VI нчы Республика фестиваленең Сабада узган зона смотры дипломанты (Гаилә сәнгате номинациясендә)

2015 ел, ноябрь, «Күркәм гаилә – 2015” Республика конкурсы лауреаты, «Иҗади гаилә» номинациясе җиңүчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International