ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2019 ел
җомга

Явлаштау авылында «Мир " телеканалы өчен «Чикләрсез мәхәббәт» документаль фильмын төшерү төгәлләнде. Бу турыда ә.-з. вәлидиның сүзләрен дә китерергә була: "Казан төркиләренең көйләре һәм музыкасы Алтай татарларының, монголларның һәм хәтта кытайлылар музыкасына тартым.


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 23 май көнендә Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать өлкәсендә өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча чыгарылыш имтиханы үтте. Имтиханны Газизов А. З. һәм  Фатыйхова Р. Г. укучылары тапшырды. Чыгарылыш сыйныф укучылары: Шәрипов Нәфис, Хәкимов Инсаф, Газизов Фәннур, Мөбәрәкҗанов Рәүф, Зиннатов Эмиль.

        Явлаштау авыл җирлегендә “Мир” телевизион каналы журналистлары  татарча туй тошереп киттеләр.  Күренешләрдә Шекше, Явлаштау, Шытсу фолклор торкемнәр, район мәдәният йорты хезмәткәрләре, барлык җирлекләрнең мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.  “Любовь без границ” твапшыруы алып баручылары Евгения Родионова `һәм Григорий Полищук сүзләренә караганда, иң күңелле туй Татарстан Республикасында, Саба районы Явлаштау авылында үткән.

Егетләрнең гармун белән башкарган дәртле җырлары, кунакчыл халык, бизәлгән атлар, милли киемнәр, күңел җылысын биреп әзерләгән туй ризыклары, шуларга өстәп, гаиләнең ныклыгын саклауга юнәлтелгән традицияләр.

             Тиздән   “Мир” телевизион каналының   “Любовь без границ” тапшыруында Явлаштау авылында үткән туйны күрсәтүне котәбез.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

Курсабаш авылында яшәүче Шайнуровлар гаиләсе "ярдәмләшеп үсәбез" Яшь Гаиләләр конкурсында җиңүче булды.

15 май көнне Керәнне авылы клубы мөдире гаилә көне уңаеннан,4 бала тәрбияләүче Офицеровлар гаиләсе белән очрашу үткәрде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

18 май көнне Керәнне авылыннан Сафиннар гаиләсе район мәдәният йортында уздырылган “ Ел гаиләсе -2019” конкурсында катнаштылар.” Сәнгать сөюче” гаилә исемгә лаек булдылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Юагры Шытсу авылы мәчетендә тәһарәтханә кулланылышка тапышырлы. Иганәче ООО "ПМК - 159".

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

     Ике Басу Арташ авылында подрядчы оешма ҖЧҖ "Инвестхолдингстрой" кочлэре белән "Ике Басу Арташ авылынын Мәктәп урамы,12 адресы буенча спорт - мәдәни үзәген реконструкцияләү" объектын төзү эшләре башланып китте.

     «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча: 23 майда кич, төнлә-2019 елның 24 маенда иртән Татарстан Республикасы буенча урыны белән яшен, көчле яңгыр һәм төньяк-көнбатыштан көчле җил (Казанда 17 м/с кадәр) көтелә. ГТХМ тәкъдимнәре

     Елның җылы вакыты җитү һәм дача сезоны башлану белән республикада тере чебешләр, тавык, үрдәкләр һәм казлар, республика халкының шәхси ярдәмче хуҗалыкларына сату активлашты. Сату махсус билгеләнгән урыннарда да, санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында да бара. Еш кына кош-корт төягән автотранспорт бер торак пункттан икенчесенә күчә торган очраклар да очрый. Шул сәбәпле 2018 елда республиканың Идел аръягы зонасының алты районында шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында кош гриппы очраклары теркәлде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International