ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2019 ел
җомга

Бу атнада безнең «Балачак "балалар бакчасында урта, өлкән һәм өлкән яшьтәге балалар белән "Клуб сәгате» оештырылды, анда балалар рәхәтләнеп вакыт үткәрделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

2019 елның 24 маенда Байлар Сабасында «Олимп» стадионында Саба муниципаль районы Финанс - бюджет палатасы һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы «Сабантуй «спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшырдылар.

Бу көннәрдә  “МДСУ-1” ешмасы,  “Авыл урам юлларын норматив хәлгә китерү” республика максатчан программасы нигезендә,  Килдебәк авылының Новая һәм Мельничная  урамнары юллары төзекләндерелде.

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

24 май көнне Саба район үзәк китапханәчеләре,  Район мәдәният йортында,  “Саба Тукайны укый” марафоны һәм VII Дөньякүләм #әдәбимарафон проектында катнашучыларны тәбрикләү чарасы уздырдылар. Чарага  “Белем ру” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә нигез салучы һәм директоры,  #әдәбимарафон проектының идея авторы Гатауллин Раил Мәүлет улы, Саба әдипләре:  Гөлсинә Галимуллина, Илмира Гыймаевалар чакырулы иде. Марафонда катнашучыларны Саба районы мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Рөстәм Фидәил улы һәм Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы тәбрикләделәр.

2019 елның 21 нче маенда Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Фазлиева Л.Х. “Академик А.Д. Сахаров” дип исемләнгән документаль фильм курсәтте.

Тэги: ТАССРга 100 ел

       2019 елның 31 маенда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты базасында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт) Халыкара балаларны яклау көненә багышланган гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла.

     Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларга карата таләпләрне билгеләү тәртибе турында» 2010 елның 15 маендагы 340 номерлы карары нигезендә 2020 – 2022 елларга Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты (Алга таба – Дәүләт комитеты) тарафыннан эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларга карата түбәндәге боерыклар белән таләпләр билгеләнде::

20 нче майда Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы токым орлыкларын икенче мәртәбә ротацияләү эше башланды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

23 нче май  көнне Лесхоз бистәсенә Кукмара районыннан кунаклар килде.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Ана капиталыннан айлык түләүне пенсяи фондының теләсә кайсы территориаль органында рәсмиләштерергә мөмкин


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International