24 май көнне Саба район үзәк китапханәчеләре, Район мәдәният йортында, “Саба Тукайны укый” марафоны һәм VII Дөньякүләм #әдәбимарафон проектында катнашучыларны тәбрикләү чарасы уздырдылар. Чарага “Белем ру” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә нигез салучы һәм директоры, #әдәбимарафон проектының идея авторы Гатауллин Раил Мәүлет улы, Саба әдипләре: Гөлсинә Галимуллина, Илмира Гыймаевалар чакырулы иде. Марафонда катнашучыларны Саба районы мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Рөстәм Фидәил улы һәм Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы тәбрикләделәр.