Бу көннәрдә “МДСУ-1” ешмасы, “Авыл урам юлларын норматив хәлгә китерү” республика максатчан программасы нигезендә, Килдебәк авылының Новая һәм Мельничная урамнары юллары төзекләндерелде. Барлыгы 470 метр юл төзекләндерелде. Шулай ук, авыл җирлегендә халыктан җыелган үзара салым акчасына урам юлларын төзекләндерүгә әзерлек эшләре алып барыла.