21 май көнне Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Күңел моңнарыдай шигьрият” дип исемләнгән шигьрият сәгате үткәрде. Садыйкова Г.Х., Мухаметзянова Л.Д. Фәнис Яруллин , Илмира Гыймаева, Марина Цветаева, Анна Ахматова шигырьләрен укыдылар. Шулай ук китапханәчеләр шигырь темасына викторина үткәрделәр , анда тестлар, уеннар һәм рәсемнәр буенча сораулар булды. Ял итүчеләр вакытларын файдалы үткәрделәр, алар канәгать һәм рухланып калдылар.