“Пионерия узган юл”

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Югары Симет авыл китапханәсендә пионерия туган көн уңаеннан “Пионерия узган юл” дип исемләнгән тарихи-патриотик сәгать уткәрелде. Чарага 1-5 сыйныф укучылары килде.

Китапханәче укучыларга пионерия барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Кем ул пионер? Аларнын кигән киемнәре, эшләгән эшләре, пионер сборлары, тимурчылык турында сөйләүне укучылар зур кызыксыну белән тыңладылар. Күргәзмәгә куелган пионер атрибутлары, пионер киемнәре, ул чордагы “Яшь Ленинчы», «Пионерская правда» газеталары, Ленин бабай турында  мәгълуматлар укучылар өчен бик мавыктыргыч булды. Узләре дә барабан кагып, быргы кычкыртып карадылар.

Соныннан пионер Гимны “Һәрвакыт әзер пионер сузе” һ.б. җырларны тыңладылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International