ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2025 ел
җомга

1986 елның 26 апрелендә кешелек тарихында коточкыч һәлакәт була.  39 ел вакыт узса да, бу көн кеше эшчәнлегенең мөмкин булган нәтиҗәләре, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, дөньяны радиоактив һәлакәттән коткарып калучылар алдындагы бурычыбыз турында уйланырга мәҗбүр итә. Әлеге вакыйга уңаеннан Саба туган якны өйрәнү музеенда укучылар өчен «Чернобыль – безнең хәтердә» дип исемләнгән музей дәресе үткәрелде. Әлеге чараның максаты укучыларга Чернобыль фаҗигасе турында сөйләү, гражданлык җаваплылыгы һәм патриотик тәрбия формалаштыру, әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияләү булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

24 апрель көнне Байлар Сабасында "Алга" КВН республика Лигасы узды.

Сәламәтлеккә зыян китермичә, күпме йомырка ашарга мөмкин? Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының НМИЦ терапия һәм профилактик медицина клиник-эксперт эше буенча КДЦ баш табибы урынбасары Елена Игнатикова сөйләде.

Тэги: хастаханә

Игътибар! 29.04.2025елда 8:00сәг. Саба муниципаль районы Советының утырышы (сессиясе) планлаштырылган. Чакырылганнарның исемлеге һәм повестка кушымтада бирелә.

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:

2025 елның 25 апреле 21.00 сәгатьтән 26 апрель 21.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

Татарстан Республикасы территориясендә 26 апрельдә урыны белән көтелә:

 төнлә һәм иртән томан;

- көндез дә, кичен дә яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с, локаль рәвештә боз яву.

Корь — һава-тамчы юлы белән йога торган вируслы йогышлы авыру.

 Кор кызамык җитди өзлегүләргә китерергә мөмкин: үпкә ялкынсынуы, энцефалит

Тэги: хастаханә

Бөек җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Утлы еллар кайтавазы” әдәби марафонында Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре дә бердәм катнаштылар. Нәтиҗәдә, коллектив “Иң актив оешма” номинациясендә 1 урынга лаек булды. Марафон Саба районы китапханәсе тарафыннан оештырылды.  

Безнең ФАП фельдшерлары балачагы Бөек Ватан сугышы елларында үткән өлкән яшьтәге пациентларга аерым игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтәләр. Бу кешеләр авыр сынаулар кичергәннәр, якыннарын югалтканнар, ачлыктан интеккәннәр. Шуңа күрә медицина персоналы алар алдында аерым җаваплылык тоя-ул коточкыч вакыйгаларның аларның сәламәтлегенә һәм психологик халәтенә йогынтысын исәпкә ала.

Тэги: хастаханә

Түбән Шытсу мәктәбенең 6,7 класс укучылары Түбән Шытсу авылы ФАПында булдылар һәм фельдшер һөнәре белән таныштылар. Ф.Р. Сәйфетдинова һөнәрнең нечкәлекләре турында сөйләде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Бүген Шекше "Акчарлак " балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар, Шекше мәдәният йорты һәм Шекше авыл китапханәсе җитәкчелеге белән берлектә ,Габдулла Тукайның туган көнен искә алу максатыннан, Тукай әсәрләре буйлап сәяхәт иттеләр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International