ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2019 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлеге башлыгы А.Х.Хаҗиев Республика күләмендә үткәрелгән “Территория Закона” конкурсының “Җирлек территориясендә хокук һәм закон үтәлешен саклау” номинациясендә катнашып II призлы урын яулап диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

22 июнь көнне авыл бибилиотекасында Евгений Вельтистов иҗатына багышланган әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны Евгений Вельтистовның "Электроник маҗаралары"әсәре, аның идея-мәгънәләре һәм сәнгать эчтәлеге белән таныштырды,шулай ук нәфис әдәбиятның идеясе һәм образлары бары тик уйлап чыгарылган могҗизалы дөнья авторы тарафыннан төзелә торган "фантастика"дигән әдәбият терминына билгеләмә бирде. Әлеге әсәр балаларның үзләренә әкияти геройлар белән кыскача экият төзү өчен нигез салды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

22 июль көнне Олы Нырты авыл китапханәсе балалар белән "Миләшкәй" балалар бакчасында "Тапкырларга – табышмаклар" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрде. Бүгенге уенның темасы аларга бик якын иде . Кечкенәдән үк без табышмакларны яратабыз, аларны бер - беребезгә әйтәбез һәм җавап белгәч шатланабыз. Шулай итеп, табышмак - акыл, хәтер, зирәклек белән шөгыльләнергә кеше ихтыяҗы. Җирдә табышмаклар, мөгаен, һәрвакыт, уйларга өйрәнгәннән бирле кеше белән булгандыр. Бәхеткә, күпме халык табышмаклары безгә барып җитте! Аларда-тарих, халык тәҗрибәсе, гасырлар зирәклеге. Табышмак-мәңгелек әдәби жанр. 

Чара ахырында китапханәче балаларга “ Иң яхшы китаплар сезгә  нәни укучылар !" дигән темага китап күргәзмәсе белән таныштырып , аларга шигырьләр һәм әкиятләр укыды , төрле уеннар уйнаттды Һәм барысын да татлы призлар белән сыйлады. Балалар бик канәгать калдылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

20 июль көнне Олы Кибәче авыл җирлеге буенча "Чиста яр буе" акциясе булып узды. Барлык бюджет учреждениеләре эшчеләре актив катнашты.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

22
июль, 2019 ел
дүшәмбе

20 июль көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Кырбаш авылында Питрау бәйрәмен үткәрүдә актив катнаштылар. Чара кыска гына сюжетлы сәхнәләштерелгән тамаша белән башланып китте. Анда җиләк җыю күренеше һәм керәшен халкының йола, гореф-гадәтләре күзәтелде. Авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гәрәев авыл халкын һәм кунакларны әлеге бәйрәм белән котлады. Кырбаш авыл клубы мөдире Надя Черненко авылдашларын коймак һәм конфет белән сыйлады. Концерт номерлары кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.

Саба районы командасы икенче ел рәттән «Скорлупино» Бөтенроссия фестивалендә 1 урынны алып тора.

    19-20 нче июль көннәрендә Саба шәһәр җирлеге биләмәсендә “Чиста яр буе-2019” акциясе булып узды. Бу чарада оешма хәм предприятие эшчеләре актив катнашты.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

20 июль көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре фольклор кичәсе - “Борын – борын заманда...” дип исемләнгән кич утыру чарасы үткәрде.  Чарада телдән – телгә, буыннан–буынга күчеп безнең көнгә кадәр килеп җиткән халкыбызның иҗат әсәрләре, энҗе – мәрҗәннәре.  мәкаль-әйтемнәрнең нигезендә яткан уй–фикер, җырлы–биюле уеннар, такмаклар,  әкиятләрнең серле дөньясы турында әңгәмә корылды. Уңган ханымнар үзләренең кул эшләрен тәкъдим итте.  Борыңгы көмеш бизәнү әйберләренә күзәтү ясалды, әбиләребезнең яулык ябу ысуллары да искә төшерелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 15 июнендәге 468 номерлы карары белән расланган Дәүләт комитеты турындагы Нигезләмә нигезендә Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең бәяләрне (тарифларны, өстәмә түләүләрне, өстәмә түләүләрне һәм башкаларны) дәүләти җайга салу өлкәсендә вәкаләтле органы булып тора, шул исәптән гомуми файдаланудагы транспорт белән пассажирлар һәм багажны даими йөртүгә.

20 июль көнне Шекше авылында һөнәрчелекне популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, авыл халкының ялын оештыру максатларын күз алдында тоткан “Worldskills Казан-2019» дип исемләнгән үзенчәлекле чара үткәрелде. Программага кулдан ясалган техника парады һәм бәйгесе, пневматик мылтыктан ату ярышы, һөнәри мастер класслар, үзешчән артистлар концерты, күңелле уеннар һәм дискотека кертелде. Әлеге чараны Шекше авыл җирлеге башлыгы, Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре, Сәрдә авыл клубы мөдире оештырды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International