ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2019 ел
җомга

2019 елның 18 июлендә «Шытсу АХП " ҖЧҖ ындыр табагында «2019 елгы урып – җыю эшләренә әзерлек, терлек азыгы әзерләүне дәвам итү, туфракны көзге чәчүгә әзерләү»темасына семинар-киңәшмә узды.

Без балалар белән балалар бакчасы участогына сәяхәт иттек.

Тэги: Мәгариф идарәсе

“Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасының Туктар авылында урнашкан терлекчечлек фермасында төзелеш эшләре дәвам итә.

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

    16 июль көнне безнең интернатта тәрбияче Хәбибуллина Г. Р. җитәкчелегендә "Тылсымлы чәчкәләр" дигән мастер - класс үткәрелде.          

Якшәмбе,21 июль көнне, Лесхоз бистәсендә район мөселман сабантуе үтәчәк. Сабантуй 10 сәгатьтә башлана/

Тэги: Мишә авыл җирлеге

15 июльдән Татарстанда «Чиста яр» табигать саклау акциясе башланды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

27 июнь һәм 14 нче июль көнне Лесхоз мәдәният хезмәткәрләре “Лесхоз кичләре” дип аталган җырлы – биюле, уен – көлкеле концерт -тамаша оештырдылар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

2019 елның 18 июлендә районның агросәнәгать комплексын оешмалары арасында ашлык җыю комбайннары, транспорт чаралары, ындыр табагы җиһазлары һәм ашлык киптерү агрегатлары паркының 2019 елгы уңышны җыеп алуга әзерлеге буенча смотр-конкурс узды.Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча инспекторы һәм "Россельхозцентр» федераль дәүләт учреждениесе вәкиле составындагы Комиссия район хуҗалыкларында 50 баллы шкала буенча ашлык җыю комбайннары паркының, транспорт чараларының һәм ындыр табак җиһазларының әзерлек дәрәҗәсен бәяләделәр.

17 июль конне ТАССРга 100 ел хэм Саба районына 90 ел тулу унаеннан Пукэл авыл клубы хэм китапханэсе хезмэткэрлэре "Ак калфак" хатын - кызлар клубына йоручелэр очен Саба районынын тарихи урыннарына сэяхэт оештырдылар. Сэяхэт дэвамында безне экскурсовод Тамчыгол Валиева маршрут буенча тукталган хэр урыннын тарихы белэн таныштырып барды. Маршрутыбыз Мингэр авылында урнашкан Соембикэ манарасы хэм музей бн танышудан башланды. Данлыклы Сатыш мэдрэсэ - музеенда булып, анда гарэпчэ язырга ойрэну буенча мастер класс карадык. Казанчы Бигэнэй авылында урнашкан ишан каберлегенэ зиярат кылдык. Соныннан Сабанын ямьле яр буенда хэм "Олимп" ял паркында ял итеп,  районыбызнын матурлыгына, чисталыгына сокланып, кутэренке кэеф белэн  таралыштык.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге ТАССРга 100 ел #SABA 90

18 июль көнне Югары Шытсу балалар бакчасы, мәдәният хезмәткәрләре, китапханә эшчеләре тарафыннан өмә оештырылды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International