Район хуҗалыклары арасында ашлык җыю комбайннары, транспорт чаралары паркының 2019 елгы уңышны җыеп алуга әзерлеге буенча смотр-конкурс узды.

2019 елның 19 июле, җомга

2019 елның 18 июлендә районның агросәнәгать комплексын оешмалары арасында ашлык җыю комбайннары, транспорт чаралары, ындыр табагы җиһазлары һәм ашлык киптерү агрегатлары паркының 2019 елгы уңышны җыеп алуга әзерлеге буенча смотр-конкурс узды.Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча инспекторы һәм "Россельхозцентр» федераль дәүләт учреждениесе вәкиле составындагы Комиссия район хуҗалыкларында 50 баллы шкала буенча ашлык җыю комбайннары паркының, транспорт чараларының һәм ындыр табак җиһазларының әзерлек дәрәҗәсен бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International