20 июль көнне Олы Шыңар авылы спорт мәйданчыгында авыл яшьләре футбол буенча авыл командалары арасында ярышлар оештырдылар. Барлыгы 7 команда катнашты. Теләче районыннан Югары һәм Олы Кибәхуҗа, Казаклар, Саба районыннан Олы Шыңар, Кече Шыңар, Тимершык, Симет авылы һәс Арча районы Алан авылы командалары катнашты.
Саба районы хуҗалыкларында көзге культураларны чәчүгә туфрак әзерләү бара.
Лесхоз интернат-йортында ун торак бүлмәдә ремонт эшләре дәвам итә.
2019 елның июнендә башланган ремонт эшләре Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында башланган биш торак бүлмәдә тәмамланды һәм файдалануга тапшырылды. Тәэмин ителүчеләр матур һәм уңайлы, төзекләндерелгән бүлмәләргә күчтеләр. Өч бүлмәдә чираттагы ремонт эшләре башланды.
22-нче июль көнне «Кояшкай» лагеренең III - «Яшьлек» сменасы ачылды. Ачылу тантанасында Саба районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы катнашты.
Югары Симет авыл җирлегенең дәүләт оешмасы хезмәткәрләре “Чиста яр “ акциясендә катнаштылар.
Җәйге чорда балаларның ялын файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештыру максатыннан, 18 нче июльдән “Кояшкай” сәламәтләндерү лагерында спорт-сәламәтләндерү юнәлешендәге “Яшьлек” профильлесменасы үз эшчәнлеген башлап җибәрде.
23 июль көнне Оет авыл китапханәсе клуб белән берлектә бөек рус язучысы А.С. Пушкинга багышланган «Пушкинның серле дөньясы» исемле әдәби вернисаж үткәрделәр.Чара башында балаларга Александр Сергеевичның балачакта нинди булуы, ничек укуы, беренче шигырьләрен нинди телдә язуы турында сөйләдек. Аннан соң биш турдан торган А.С. Пушкин иҗатына багышланган әдәби вернисаж булды. Биремнәр төрле катлаулылыктагы иде: тасвирлама буенча әкият геройларын тану, укылган өзек буенча әкиятне белү, "Серле тартма "дагы предметларны тану. Ярыш бик кызыклы узды, һәр бала рус язучысы А.С Пушкин иҗаты турында үз белемнәрен күрсәтте. Чара барышында "Пушкинның серле дөньясы" китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Балалар иҗат үзәге педагоглары Саба мәчете каршында эшләп килүче лагерь балалары өчен мастер-класслар үткәрде.
Олы Кибәче авыл китапханәсендә китапка сакчыл караш тәрбияләү максатыннан “Китапларны ничек дәваларга?” дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Китапханә китаплар больницасын хәтерләтте, ә китап укучылар шәфкать туташлары ролен уйнадылар. Укучылар белән берлектә таушалган китапларны төпләдек. Китап укучылар бу эшне яратып һәм теләп башкардылар.
Иләбәр авыл китапханәсе ,клуб хезмәткәрләре укучылар белән бергә борынгы тарих эзләрен үзендә саклаучы Калатауга экскурсиягә бардылар.Борынгы Өтернәс шәһәрлеге урнашкан урында “Мондадыр безнең бабайлар”дигән исем астында тарих сәгате узды.Укучылар Явыз Иван тарафыннан юк ителгән шәһәрлек турында бай мәгълумат тупладылар , кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.
Эскурсия табигать кочагында самавырдан үлән чәе эчү белән тәмамланды.