«Пушкинның серле дөньясы» әдәби вернисаж

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

 23 июль көнне Оет авыл китапханәсе клуб белән берлектә бөек рус язучысы А.С. Пушкинга багышланган «Пушкинның серле дөньясы» исемле әдәби вернисаж үткәрделәр.Чара башында балаларга Александр Сергеевичның балачакта нинди булуы, ничек укуы, беренче шигырьләрен нинди телдә язуы турында сөйләдек. Аннан соң биш турдан торган А.С. Пушкин иҗатына багышланган әдәби вернисаж булды. Биремнәр төрле катлаулылыктагы иде:  тасвирлама буенча әкият геройларын тану, укылган өзек буенча әкиятне белү,  "Серле тартма "дагы предметларны тану. Ярыш бик кызыклы узды, һәр бала рус язучысы А.С Пушкин иҗаты турында үз белемнәрен күрсәтте. Чара барышында "Пушкинның серле дөньясы" китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International