«Кояшкай» сәламәтләндерү лагере

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Җәйге чорда балаларның ялын файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештыру максатыннан, 18 нче июльдән “Кояшкай” сәламәтләндерү лагерында спорт-сәламәтләндерү юнәлешендәге “Яшьлек” профильлесменасы үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Биредә 85 бала 18 көн дәвамында ял итәчәк.

   22 июльдә әлеге сменаны  Саба муниципаль  районы башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов тантаналы рәвештә ачып җибәрде. Лагерь ачылышы балалар тарафыннан әзерләнгән матур җырлар, дәртле биюләр белән дәвам итте.  Тантанага килгән кунаклар, әти-әниләр баларның ялы  күнелле үтуен теләп таралышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International