22 июль көнне Олы Нырты авыл китапханәсе балалар белән "Миләшкәй" балалар бакчасында "Тапкырларга – табышмаклар" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрде. Бүгенге уенның темасы аларга бик якын иде . Кечкенәдән үк без табышмакларны яратабыз, аларны бер - беребезгә әйтәбез һәм җавап белгәч шатланабыз. Шулай итеп, табышмак - акыл, хәтер, зирәклек белән шөгыльләнергә кеше ихтыяҗы. Җирдә табышмаклар, мөгаен, һәрвакыт, уйларга өйрәнгәннән бирле кеше белән булгандыр. Бәхеткә, күпме халык табышмаклары безгә барып җитте! Аларда-тарих, халык тәҗрибәсе, гасырлар зирәклеге. Табышмак-мәңгелек әдәби жанр.
Чара ахырында китапханәче балаларга “ Иң яхшы китаплар сезгә нәни укучылар !" дигән темага китап күргәзмәсе белән таныштырып , аларга шигырьләр һәм әкиятләр укыды , төрле уеннар уйнаттды Һәм барысын да татлы призлар белән сыйлады. Балалар бик канәгать калдылар.