Атаклы агач Волгоградта үсә,аңа инде 100 елдан артык. Тирәк көпшәсендә Сталинград сугышы вакытында снарядлар шартлаганнан соң калган эзләр бар. Агач үсентеләрен «Бөтенроссия урман генетикасы, селекция һәм биотехнологияләр фәнни-тикшеренү институты»ФДБУ галимнәре җитештерде.
8 май көнне Шекше мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы концерт-митинг булды. Чарада Саба районы хакимияте вәкиле Якупов Р.Ш. һәм Шекше җирлеге башлыгы Хәйртдинов Р.Р. чыгыш ясадылар. Шекше төп мәктәбе укучылары, тынычлык һәм дуслык темасына багышланган патриотик музыкаль һәм хореографик композицияләр башкардылар. Концерт вакытында фронттан әйләнеп кайтмаганнарны искә алу йөзеннән бер минут тынлык игълан ителде. Концерт программасы тәмамланганнан соң, чарада катнашучылар авыл үзәгендә урнашкан стелла янына юнәлделәр. Җирлек халкы, Шекше авыл җирлеге учреждениеләре җитәкчеләре һәм кунаклар тыныч киләчәк өчен гомерләрен биргәннәргә хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән чәчәкләр салдылар.
Җиңү көне-безнең илдә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне без фашизмны җиңүебезне билгеләп үтәбез һәм Ватаныбыз өчен көрәшүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерәбез.
Алда торган Җиңү бәйрәменә Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Җиңү мае»фотозонасын әзерләделәр. Фотозона пространствоны бизәп кенә калмады, ә аны патриотизм һәм үткәнгә хөрмәт рухы белән дә тутырды. Бу урынга килгән һәркем үзе белән геройлар турындагы хәтернең бер өлешен һәм үз иле өчен горурлыкны алып китә. Фотозона барлык май бәйрәмнәрендә дә ачык булачак, мөмкин кадәр күбрәк кеше безгә тынычлык бүләк итүчеләрне искә алу һәм хөрмәт итү өчен.
Якынлашып килүче бәйрәм, Җиңү көне белән!!!
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Шекше авыл җирлегендә "Георгий тасмасы" патриотик акциясе узды, анда Шекше төп мәктәбе укучылары һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының туганнары катнашты.
Лесхоз урта мәктәбе укучылары ел саен яз көне Җиңү көне алдыннан үткәрелә торган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
8 майда, Җиңү көне алдыннан, Лесхоз бистәсе халкы, мәктәп укучылары, мәдәният һәм оештыру хезмәткәрләре, Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән батырлар истәлеген мәңгеләштерү өчен, «Буразнада калган еллары» дигән традицион тантаналы митингка җыелдылар. Быел бу чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле рәвештә аеруча зур әһәмияткә ия булды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы бәйрәме уңаеннан Сатыш авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Районнан вәкил- Исмагилов И.Ш., Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Ф.Ф. Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Р.Н. исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
9 май - Бөек Җиңү көнендә Финанс - бюджет палатасы бердәм катнашты. Безнең тарафтан халыкка театральләштерелгән тамашада 1945 елның җиңү көнен алып килгән мизгелләр тәкъдим ителде. Яу кырыннан кайтып килүче сугышчы егетләрне кызлар, әниләр, апалар каршы ала.
. Ил - җирләребездә тынычлык урнашсын! Күкләребез һәрчак аяз булып, һәр гаиләдә иминлек булсын.
Арташ авыл җирлеге Җиңү көненә багышланган парадта катнашты.