ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2025 ел
дүшәмбе

Татар Икшермәсе авылында митинг-концерт

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

8 май көнне Сатыш авыл җирлеге оешма җитәкчеләре белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Агачлар утырту” акциясендә катнаштылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг-концерт булып узды. Чарада мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, тыл ветераннары, авыл халкы катнашты.  Мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән концерт күрсәтелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Иске Икшермә авыл җирлегендә Җиңү көне уңаеннан митинг

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

7 май көнне Язлы Арташ авыл клубында, Олы Нырты мәдәният йорты , китапханә, шулай ук Чабья - Чурчи авыл клублары белән берлектә, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган « Жину язы» исемле матур бәйрәм концерты булып узды . Концерт "Без хәтерлибез - без горурланабыз" хәрби - патриотик агитбригада белән ачылды. Һәр көй бабаларыбызның батырлыгын, җиңүгә ышанычларын искә төшерде, тирән эчтәлекле җырлар җырланды, күңелгә үтеп керерлек бию номерлары башкарылды, Ватан турында шигырьләр генә укып калмады, бәлки тулы бер музыкаль - әдәби композицияләр дә күрсәттеләр. Һәр чыгыш Ватаныбызны саклаучылар истәлегенә зур хөрмәт һәм ярату белән әзерләнде.Тамашачылар үз хисләрен тыя алмады, күз яшьләре белән җырлап җибәрде һәм һәр чыгышны алкышлады. Финал чыгышы « Җиңү көне» җыры булды . Бәйрәм концерты хис-кичерешләр өермәсе уятты һәм һәр катнашучының йөрәгендә тирән тәэсир калдырды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Өч Нарат авылында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган митинг узды

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Мамалай һәм Аккүл-Бигенәй авылларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган зур бәйрәм узды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

«Җиңү көне» бәйрәме

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

8 май көнне Олы Арташ авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Җиңү көне хөрмәтенә митинг узды. Митингка авыл халкы һәм кунаклар, мәктәп укучылары һәм педагоглары, балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре, авыл җирлеге хезмәт коллективлары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре җыелды. Митинг Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәленә чәчәкләр салу һәм агач утырту белән тәмамланды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International