7 нче май көнне, Сабаның 2 нче номерлы «Әллүки» балалар бакчасында халкыбызның фашист Германиясен җиңү көненә багышланган бәйрәм узды.
Без саф күк һәм якты киләчәк бүләк иткән Ватаныбызны саклаган барлык сугышчы - солдатларны искә алдык һәм аларга хөрмәт күрсәттек.
9 Май-Бөек Җиңү бәйрәме. 1941 елда бөтен ил Ватанны саклауга басты һәм тыныч илдә яшәү хокукын саклап кала алды. Җиңү көнендә һәрберебез үз тарихыбыз белән аеруча горурланабыз.