8 майда, Җиңү көне алдыннан, Лесхоз бистәсе халкы, мәктәп укучылары, мәдәният һәм оештыру хезмәткәрләре, Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән батырлар истәлеген мәңгеләштерү өчен, «Буразнада калган еллары» дигән традицион тантаналы митингка җыелдылар. Быел бу чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле рәвештә аеруча зур әһәмияткә ия булды. Вакыт уза, дөньяга яңа буыннар килә. Үткән һәр ел безне 1418 көн дәвам иткән Бөек Ватан сугышыннан ераклаштыра. Ләкин канкойгыч сугышлар турында онытырга ярамый. Бүгенге тантаналы митингны без Ватанны саклаучыларга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Әфганстан, Чечня геройларына, Украинада хәрби бурычларын намус белән үтәүче солдатларга багышладык.
Чараның тантаналы өлешендә ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Гомәров Рәис Кәлимулла улының, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урынбасары Котдусов Илнур Илдус улын, Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Хөрмәтович Гатиятуллинның котлау сүзләре яңгырады.
Митинг барышында сугыш еллары җырлары, Җиңү җырлары, клуб формированиеләрендә катнашучылар, мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр башкаруында шигырьләр һәм биюләр яңгырады. Болар барысы да-Ватан өчен сугышкан һәм җиңгән кешеләргә рәхмәт йөзеннән. Бөек Ватан сугышы фронтларында башларын салганнарны һәм бу көнгә кадәр яшәп өлгермичә бездән киткәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Барлык җыелучылар һәлак булганнарны искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.